Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия туроператорлары июньгә планлаштырылган чит ил турларын гамәлдән чыгара башлады

Берничә зур туроператор июньгә планлаштырылган чит ил турларын гамәлдән чыгарды. Моның сәбәбе – бүгенге көндә Россиядә дә, чит илләрдә дә Соvid-19 коронавирус инфекциясе аркасында чикләүләрне алуга кагылышлы анык карар булмавында. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

 

«Аерым алганда, Coral Travel, ANEX Tour, PEGAS Touristik кебек туроператорлар шундый карар кабул итте», - дип белдерделәр ассоциациядә һәм компанияләрнең үз клиентларына сәфәрләрне башка вакытка күчерергә һәм чит илгә турлар сатып алу өчен инде түләнгән акчаны соңрак (2021 елның ахырына кадәр) файдаланырга тәкъдим итүен искәрттеләр.

Чартер рейсларда оештырылучы турлар тотылган чыгымнардан башка гамәлдән чыгарылганлыктан, туристлар аларның тулы бәясен яңа сәфәрләр өчен файдалана алачак, ди туроператорлар. Даими рейслар өчен кайтарып бирелгән акчаның күләме авиакомпания сәясәтенең нинди булуыннан тора.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/16-05-2020/rossiya-turoperatorlary-iyung-planlashtyrylgan-chit-il-turlaryn-gam-ld-n-chygara-bashlady-5743139

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев