Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә 2021 елның 1 декабреннән өч ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә була

1 декабрьдән Россиядә өч ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә булачак.

«Аерым илләрдәге эпидемиологик хәлләрне исәпкә алып, 2021 елның 1 декабреннән Россия белән Куба, Мексика, Катар арасында даими һәм даими булмаган очышларны башкаруга чикләүләрне бетерү турында карар кабул ителде», — дип белдерделәр РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә үткән утырышта.

Куба, Мексика һәм Катарга һава юлы ачылу турында коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб вәкилләре сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Кубаның читтән килгән туристлар өчен коронавируска мәҗбүри тест үткәрүне гамәлдән чыгаруы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Күптән түгел, Бангладеш, Бразилия, Монголия, Коста-Рика һәм Аргентинага очышлар ачылган иде.

Шулай ук, 9 ноябрьдән Россиядән Багам утрауларына, Иран, Нидерланд, Норвегия, Оман, Словения, Тунис, Швеция һәм Таиландка даими рейслар башкарыла. Бу илләр белән һава юлы элемтәсе коронавирус таралуга бәйле рәвештә туктатылып торган иде.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев