Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә барлык эшсезләргә апрель, май һәм июньдә уникешәр мең сум пособие түләнәчәк

 Россия Президенты Владимир Путин барлык эшсезләргә дә 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләүне йөкләде. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмә кысаларында хәбәр итте.

 

«Эшсез калган һәм агымдагы елның 1 мартыннан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән бөтен кешегә, апрель, май һәм июнь айларында автомат рәвештә эшсезлек буенча пособие түләргә тәкъдим итәм. Ул минималь хезмәт хакы күләмендә, ягъни 12 мең 130 сум булачак», — диде Президент.

Ул губернаторлардан пособиене рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерүне һәм процессны дистанцион форматка күчерүне сорады.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев