Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә чикләү шартларында эшләүче пенсионерларга өстәмә акча түләргә тәкъдим ителә

Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү шартларында эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга өстәмә акча түләргә тәкъдим иттеләр.

РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка шул хакта хат юллаган. Бу турыда RT телеканалы хәбәр итә.

Үз хатында ул коронавирус инфекциясе йоктыручыларның артуы фонында төбәк хакимиятләренең өлешчә яңа чикләү чаралары кертә башлавын искәрткән.

Әмма эшләүче пенсионерлар җәмәгать транспортыннан файдалануын һәм өйдән эшләү яки үз вазифасын бүтән хезмәткәргә тапшыру мөмкинлеге булмаганлыктан башка гражданнар белән аралашуын дәвам итә.

«Сезнең әлеге төркемгә караган гражданнарга өстәмә финанс ярдәме чаралары кертүнең максатчанлыгын карауны, төгәлрәк әйткәндә, үзләренең хезмәт вазифасын дистанцион рәвештә үти алмаган эшләүче пенсионерларның эш хакына хезмәткә түләүнең минималь күләме кадәр өстәмә акча түләүне күздә тотуыгызны сорыйбыз», - дип белдергән Хәмзәев әлеге уңайдан. 

 

  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев