Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә Хәрби Дан көне билгеләп үтелә

Бөек Ватан сугышы башланган елда Кызыл мәйданда Октябрь революциясенең 24 еллыгына зур хәрби парад уздырыла.

Бүген, 7 ноябрьдә, Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата - Мәскәүдә Кызыл мәйданда Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгына (1941) багышлап зур хәрби парад уздырылган көн. 

Calend.ru Истәлекле көннәр календаре билгеләп узганча, Россия Хәрби дан көне 1995 елның 13 мартында "Россиядә хәрби дан һәм истәлекле көннәр турында" Федераль законы (№ 32-ФЗ) белән гамәлгә кертелгән.

Илебез өчен иң авыр Бөек Ватан сугышы көннәрендә Кызыл мәйданда Октябрь революциясенең 24 еллыгына зур хәрби парад уздыру хәрби-сәяси мәгънәгә ия булган. Ул сугышчыларның рухи көчен арттыруга, илебез халыкларының җиңүгә ышанычын ныгытуга юнәлдерелгән була.

Кызыл мәйдандагы парадтан сугышчылар турыдан-туры фронтка киткән. Ә фронт сызыгы ул көннәрдә Кызыл мәйданнан берничә километр читтәрәк кенә узган. Халык бу канкойгыч сугышта җиңеп чыгуга ышаныч белән караган.

1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда көтеп алынган Җиңү парады уздырылган.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174688/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев