Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә «матур» машина номерларын сатып алырга рөхсәт итәләр

РФ Икътисади үсеш министрлыгы гражданнарга «матур» автомобиль номерларын резервта саклау һәм сатып алу мөмкинлеге бирү турында карар проекты тәкъдим итте. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү мөмкинлеге булачак.

Шул хактагы документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән.

«Проектта күздә тотылганча, физик зат — транспорт чарасының хуҗасы аерым исемлеккә кертелгән саннар арасыннан шәхси хәрефле-цифрлы тамгалардан торган дәүләт теркәү номерын резервта саклый алачак», — диелә документта.

«Матур» номерларның мондый исемлеген Салым кодексында беркетергә тәкъдим ителә. Моннан тыш, әлеге номерлар өчен зур күләмдә дәүләт пошлинасы түләргә яки аны аукцион барышында сатып алырга туры киләчәк.

«Тәкъдим ителгән карарлар нигезендә, Россия Федерациясе субъектларына транспорт чарасын теркәгән һәм „матур“ номерны бирүгә бәйле башка төрле теркәү гамәлләрен башкарган өчен дәүләт пошлинасының күләменә үзгәреш кертү мөмкинлеге биреләчәк», — диелә проектның аңлатма язуында.

Яңа кагыйдәләр 2021 ел башында үз көченә керәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев