Россиядә онкологик авыруларга китерүче сәбәпләре билгеләнгән
Русиядә онкологик авыруларның үлемгә аеруча еш китерүче сәбәпләре билгеләнгән.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2018 елга мәгълүматлары нигезендә шулар ачыкланган: онкологик авыруга дучар булучыларның гомум саныннан ашказаны асты бизе ямаш шешеннән үлүчеләр 39,9 процент тәшкил итә. Бу - иң югары күрсәткеч.
Бавыр һәм бавыр эчендәге каналлар яман шешеннән үлүчеләр - 38,4, үңәчтәге яман шештән - 29,9, трахея, бронхлар, үпкә яман шешеннән - 21,9, тамак, йоткылык авыруларыннан үлүчеләр 17,3 процент.
Үлем проценты аз булган очраклар да анализланган. Әйтик, сөт бизендә онкологик авыруы булучыларның - 3, аналыкта - 2,2, калкансыман биздә - 0,6, тире ямаш шеше белән авыручыларны 0,4 проценты якты дөнья белән хушлашкан.
Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев