Россиядә яңа салым кертергә тәкъдим ителде
Россия кунакханәләре 2023 елдан башлап туристлардан тәүлегенә 100 сумга кадәр кунакханә җыемын алачак.
Россия Финанслар министрлыгы яңа салым кертергә тәкъдим итте - туристлар өчен кунакханә җыемын кертү өчен чыгыш ясады. Бу хакта "Известия" яза.
Россия кунакханәләре 2023 елдан башлап туристлардан тәүлегенә 100 сумга кадәр кунакханә җыемын алачак. Кунакханә өчен акча Салым кодексына керергә мөмкин.
2018 елның 1 маеннан Россиядә туристлар арасында иң популяр дүрт төбәктә курорт җыемы эксперимент рәвешендә кертелде.
Курортта ял итүчедән билгеле бер сумма алына. Һәр төбәк хакимияте курорт җыемы суммасын мөстәкыйль билгели. 2019 елда ул 50 сумнан артып китә алмый.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/02/183739/
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев