Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә җылылык бәяләрен кире санарга җыеналар

Яңа норматив кертелгән очракта, ул йортларның ничә катлы булуына бәйле булачак.

Киләсе елга кадәр Россиядә җылылыкка нормативны үзгәртергә мөмкиннәр. Бу йортларның ничә катлы булуына бәйле булачак. Бу хакта Энергетика буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Борис Гладкихка сылтама белән “Парламентская газета” хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, әлеге яңалык керсә, беренче һәм дүртенче катларда яшәүчеләр өчен түләүләр шактый артырга мөмкин.

Ул нормативның 2016 елда ук кертелергә тиеш булуын да әйтте. Әмма төзелеш министрлыгы срокны дүрт елга күчергән.

Борис Гладких яңа норматив кертү буенча вәкаләтләрне төбәк хакимиятләренә тапшырырга кирәк, дигән фикерне әйтте. Алар үзгәреш кертүнең никадәр файдалы булуын хәл итәргә тиеш.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/20/188423/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев