Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядән Мисыр курортларына очышлар яңадан гамәлдә була

 Мәскәү һәм Каһирә ике яклы очышларны тулысынча җайга салырга килеште, дип сөйләделәр Мисыр башлыгы канцеляриясендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

«Президент Әбдел Фәттах әс-Сиси Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә <...> ике ил аэропортлары, шул исәптән Хургада һәм Шарм-эш-Шейх аэропортлары арасында авиаэлемтәне тулысынча яңарту турында килешүгә ирешелде», — дип белдерде Мисыр лидеры вәкиле Бассам Рад. Релиз РИА Новости карамагында бар.

Бу хәл мөмкин булу турында массакүләм мәгълүмат чаралары февраль аеннан бирле язды, әмма рәсми раслаулар булмады.

2015 елның ноябрендә Россия авиалайнеры Синай ярымутравы өстеннән очканда һәлакәткә юлыкканнан соң, Мисырга очышлар туктатылган иде, ул чакта 224 кеше һәлак булды. Каһирәгә даими рейслар 2018 елның апрелендә торгызылды, әмма чартерлар өчен туристик юнәлешләр әлегә кадәр ябык булып калды.

Россия белгечләренең берничә делегациясе урындагы аэропортларны авиакуркынычсызлык буенча тикшерде, соңгы тикшерү февраль башында тәмамланды.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев