Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиягә Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыйдылар

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 12 апрельдән Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыя.

Чөнки Белоруссия үз продукциясе сыйфатында Россиягә азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән продукция кертә ала, дип искәртә күзәтчелек хезмәте. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Данквертка сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Сергей Данкверт сүзләренчә, 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Россия чигендә шундый продукция төялгән документларсыз 36 машина тоткарланган. Ул җиләк-җимешләрне законсыз кертергә омтылуларын әйткән.

Моннан тыш, Белоруссиянең фитосанитария хезмәте белорусларның җиләк-җимешләре дип сертификацияләгән алма һәм груша белән 66 машина тоткарланган. Әмма, Данкверт искә төшергәнчә, узган ел «белорус хезмәттәшләре безгә үзебезнең алма һәм грушаның февраль аенда ук тәмамлануын белдергән иде».

Фото: https://pixabay.com/
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184248/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев