Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиялеләр пандемия чорында яшәү өчен кирәкле керемнең күләмен атады

Россия гаиләләренең дүрттән бер өлеше кирәкле чыгымнарны түләгәндә акча җитмәү белән очраша, дип яза РБК Росстат мәгълүматларына сылтама белән.

 

РИА Новости хәбәр итүенчә, сораштырулар барлык төбәкләрдә дә 2020 елның октябрь-ноябрь айларында, йөз меңнән артык йорт хуҗалыгында үткәрелгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен, ким дигәндә, аена 61 мең сум акча кирәк. Моннан ике ел элек россиялеләр 58,5 мең сумны атаган булган.

Инвалид балалар (88,4 мең сум), күп балалы (84,9 мең сум) һәм балалы (80,9 мең сум) гаиләләрдә ихтыяҗ аеруча зур.

Иң кирәкле әйберләрне сатып алу белән бәйле проблемалар килеп туган очраклар 75,7 процент. Бу  2018 елга караганда 3,8 процентка һәм 2016 елга караганда 8,9 процентка кимрәк.

Гаиләләрнең дүрттән бер өлеше, шулай итеп, нинди дә булса матди кыенлыклар булмавы турында белдергән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/14-07-2021/rossiyalel-r-pandemiya-chorynda-yash-chen-kir-kle-keremne-atady-5830219

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев