Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиянең спорт министры урынбасары вазифасына Азат Кадыйров билгеләнде

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Татарстанның «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыйровны Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Азат Кадыйров 1973 елның 29 августында Казан шәһәрендә туган. 1996 елда «инженер» белгечлеге буенча, шулай ук 1999 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлый. Аннары 2006 елда «спортның уен төрләрендә менеджмент» белгечлеге буенча Дәүләт идарә университетында белем алып чыга.

2001-2009 елларда Азат Кадыйров Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында эшләде. 2009 елдан — «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директорының беренче урынбасары, 2013 елдан — генераль директор.

Азат Кадыйров дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән. Өйләнгән, ике улы бар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев