Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты

«Нинди генә эш формасы булмасын, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәк», — диде Президент.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты. Бу күрсәтмәне ул Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында бирде.

«Нинди генә эш формасы булмасын, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәк», — диде Президент. 

Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтовның (авыл хуҗалыгы министры булган чакта) авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча авыл җирлекләрендә киңәшмәләр үткәргәнен искәртте.

«Оешкан рәвештә бу эшне алып бара идегез, пандемия дип туктатып тордык. Пандемиянең үз юлы, безнең үз юлыбыз. Бу юнәлештә эшне көчәйтүне сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. 

 tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев