Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерәчәк һәм аңа ярдәм итәчәк

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында узган һөнәри осталык буенча VI Илкүләм чемпионатта республика җыелмасы икенче урынны яулады.

Татарстан алга таба да «Абилимпикс» хәрәкәтенә ярдәм итәчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында узган һөнәри осталык буенча VI Илкүләм чемпионатның җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

«Узган елларда әлеге чемпионат сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең һөнәри ориентациясе һәм мотивациясе өчен старт мәйданчыгы булды. Без исә бу хәрәкәтне алга таба да үстерәчәкбез һәм аңа ярдәм итәчәкбез, аның стандартларын гомуми белем бирү практикасына кертәчәкбез», - диде ТР Президенты.

Миңнеханов узган елда ярышларның яңа форматта узуын, бу чемпионатның масштабларын тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирүен искәртте.

«Татарстан җыелмасы 84 медаль һәм медальон, икенче урынны яулады. Бу – бик яхшы нәтиҗә. Лаеклы җиңүегез белән котлыйм. Сез төрле булсагыз да, барыгызны да ихтыяр көче, хезмәт һәм ныклык берләштерә. Сез үз максатыгызга кыю рәвештә ирешәсез, аны чынга ашыру өчен мөмкин булганның һәм булмаганның барысын да эшлисез. Әмма сезнең нәтиҗә – тренерлар, укытучылар һәм экспертларның уртак хезмәте дә», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты конкурсантларга.

Ул шулай ук әлеге чемпионатта катнашучыларның «гаять зур тәҗрибә туплавын» искәртте. Миңнеханов фикеренчә, тупланган тәҗрибә «алдагы карьерада һәм шәхси үсештә зур өстенлек бирәчәк». «Сезнең һәркайсыгыз туган Татарстанда үз урынын табар дип ышанам», - диде ул.

Миңнеханов конкурсантларны әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен педагогларга ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев