Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Салатлар ясыйм дисәң!

"Кыш бабай" салаты Кирәк булачак: 200 г.сыер ите, 200г. тавык ите, 200г. кыяр, 100г. сыр, 1 болгар борычы, 2 зәйтүн җимеше, 4 йомырка, 1 "Черри" помидоры, майонез. Әзерләү: Тавык итен, сыер итен, кыярны нәзек һәм озынча итеп турарга, сырны вак угычтан уарга, гөмбәне турарга һәм кыздырырга. Тәлинкәгә Кыш бабайның башы...

"Кыш бабай" салаты
Кирәк булачак: 200 г.сыер ите, 200г. тавык ите, 200г. кыяр, 100г. сыр, 1 болгар борычы, 2 зәйтүн җимеше, 4 йомырка, 1 "Черри" помидоры, майонез.
Әзерләү: Тавык итен, сыер итен, кыярны нәзек һәм озынча итеп турарга, сырны вак угычтан уарга, гөмбәне турарга һәм кыздырырга. Тәлинкәгә Кыш бабайның башы формасында салатны катлап ясарга.
Беренче кат - тавык ите
Икенче кат - гөмбә
Өченче кат - кыяр
Дүртенче кат - сыер ите
Бишенче кат - сыр
Һәрбер каттан соң майонез кушырга онытмагыз!
Йомырканың агын сарысыннан аерырга. Йомырка агыннан сакалын һәм баш киеменең кырыен ясарга, ә сарысыннан битен. Болгар борычын вак итеп турап баш киемен ясарга. Зәйтүн җимешеннән күзләрен һәм помидордан борынын ясап, суыткычка куярга.
"Кар кызына бияләй" салаты
Кирәк булачак: 1 стакан озынча рис, 150г. тавык ите, 1 суган, 3 йомырка, 100г. каты сыр, 2 алма, майонез, 1 гранат.
Әзерләү: Салат катламлап, бияләй формасында ясала.
Беренче кат - рис
Икенче кат - суган
Өченче кат - алма
Дүртенче кат - тавык ите
Һәрбер каттан соң майонез.
Йомырканы вак угычтан уып, салатның өске өлешенә, каты сырны аскы өлешенә кушарга. Майонез белән бияләй контурын һәм узорын ясарга. Гранат җимеше белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салатлар