Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоу җиңүчесе исемен атаячак
10 июньдә Татарстанда «Татарстар» масштаблы онлайн-шоу һәм җырчылар бәйгесенең финалы булачак. Финалга чакырылган кунак Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева белән шоуның җиңүчесен ачыклаячак. Бу хакта бәйгенең оештыру комитеты хәбәр итә.
Йолдызлы экспертларга җиңүчене ачыклау өчен башка жюри әгъзалары һәм социаль челтәр кулланучылары ярдәм итәчәк. Шоу трансляциясе бәйгенең «Вконтакте», «Одноклассники» һәм Instagram төркемнәрендә, шулай ук Татарстан Республикасының рәсми төркемнәрендә киче җидедә башланачак.
Җырчылар бәйгесендә, өйдән чыкмыйча, теләсә кайсы телдә җыр башкарып, теләгән һәркем катнаша алды. Жюри видеоның креативлыгын, җырны башкаруны, җырчының харизмасын, актерлык осталыгын бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев