Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабикколга Лениногорскидан артистлар килде

Сарабиккол авылының мәдәният йортына Лениногорск шәһәреннән шау-гөр килеп артистлар килеп төште. Мондый игелекле гамәлне әлбәттә гомерен халык җанын агартуга, мәдәниятка багышлаган Илдус Камалов җитәклегендәге сәнгатькәрләр генә бернигә карамыйча уйлаганын тормышка ашыра ала торгандыр дип уйлыйм.


Чынлап та чир аркасында бер-беребез белән сирәк күрешәбез, аралашабыз, әмма безнең барыбызның да күршеләрдән башлап авылдашларның хәл – әһвәлләрен беләсебез килә.

Илдус Камаловны күптәннән беләм мин. Табигать тарафыннан тумыштан бирелгән илаһи моң, искиткеч табигый тавышка ия,  гомер юлдашы баяннан аерылмаган талант иясе әсир итте безне!  Бүген кич клубка килмәгәннәрнең нинди матурлыкны күрә алмаганнары өчен борчылдым.

Илдус Камалов туплаган артистлар да җир йөзендә татарның моңнан яралганлыгын тагын бер кат раслады. Әлеге төркемдә чыгыш ясаучы Ләйсән Шәмсуарованы күптәннән беләбез. Аның әтисе, танылган каләм иясе, җырчы, нәфис сүз остасы Таһир Шәмсуаров белән кечкенәдән халык арасында кайный ул. Лениногорск шәһәр һәм районында Ләйсәнебезне белмәүчеләр юктыр. Бүгенге кичәдә чынлап торып сокландык без аңа. Уч төпләре кызарганчы кул чаптык! 

Сәхнәдә төрле милләт биюләрен гаять дәрәҗәдә оста биюче Гөлбстан Гатауллина биегәндә сәхнәгә сикереп менеп, аның белән бергә биисе килеп китте. Аның нурлы йөзе, нәзәкәтле хәрәкәтләре татар хатын-кызларының бар керсез самимилеген ачып салды. Һәр артистны музыкаль бизәлеш белән тәэмин итә алучы, җырчы Әкрәм Гатин да бары тик мактауга лаек! Җир йөзендә шатлык белән хәсрәт янәшә атлаганлыгын да беләбез. Әкрәмнең рус телендә “Поговори со мной мама” җыры уйландырды.

 Бүгенге тансык бәйрәм өчен Сарабиккол авылының бүгенгесе, киләчәген кайгыртучы тынгысыз хуҗалык җитәкчеләре Төхвәтуллина Зөлфирә Якуп кызына һәм шулай ук Төхвәтуллин Зөлфәт Әнәс улына аеруча зур рәхмәтләр ирештерәсе килә! Чөнки аларның тырышлыгыннан башка авыл халкы рәхәтләнеп ял итә алмаган булыр иде. Ерак юлны якын итеп килгән Илдус Камалов җитәкчелегендәге иҗат төркеменә  ихлас күңелдән барлык тамашачы исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Гөлнара Сарыймова,  Сарабиккол  мәдәният йортының  сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев