Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгердә җимеш бакчасы барлыкка киләчәк (ФОТОЛАР)

Шөгердә җимеш бакчасына нигез салынды: җимеш агачлары утыртылды. Бу хакта социаль челтәрдә шөгерлеләр хәбәр итә.

2 май көнне Шөгер авылы халкы дәррәү булачак җимеш бакчасында агачлар утыртуда катнашты. Бар күңелләрен биреп эшләп, агачларның тизрәк үсеп, авылга ямь биреп торуын теләделәр. 

Җимеш бакчасы Шөгер авылына керү территориясендә булачак.

Ул көн бәйрәм кебек узган. Шулай ук балалар өчен уеннар да оештырылган.

Тәмле чәй эчеп, бер-берсе белән аралашып, тәмле ризыклардан авыз итеп, күмәк рәвештә эшләп, җимеш бакчасына нигез салынган.

https://vk.com/club119225744 фотолары


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев