Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгерлеләр шимбәне мәдәни ял итеп үткәрде

Быел беренче мәртәбә 11 сентябрьдә “Мәдәни шимбә” Бөтенроссия акциясе үтте.


Әлеге акцияне киләчәктә ел саен үткәрергә ниятлиләр. Аның кысаларында илнең төрле почмакларыннан булган мәдәният учреждениеләре төрле чаралар үткәрде. Әлбәттә, безнең район мәдәният учреждениеләре дә әлеге акциядән читтә калмады.

Әйтик, Шөгер мәдәният йортында фольклор кич утырулары үткән. Аңа “Аулак өй” – традицияләрне саклыйбыз, яңартабыз” дигән исем биргәннәр. Монда халык уеннарын искә төшергәннәр, халык җырларын башкарганнар, җырлы-биюле күренешләр тәкъдим иткәннәр. Монда “Сандугач” фольклор ансамбле һәм “Шөгер илһам чишмәсе” клубына йөрүчеләр катнашкан.  Әйтергә кирәк, мәдәният йортында ансмбльләр, түгәрәкләрдән тыш,  берничә һәвәскәр клубы да эшли. Һәвәскәрләр клубында алар  бер-берсе белән аралаша, мәҗбүри йөрү дигән нәрсә юк.

Мәдәни шимбә киче күңелле узган. Гармунчы Илфат Вафинның бармаклары бер дә буш тормаган, гел гармун төймәләренә баскан. Шөгер апалары мәдәни учакны дөрләткән.

Бу атнада мәдәният йорты хезмәткәрләре 19 сентябрьдә концерт куярга әзерләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X