Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шикәр комының бәясе артырга мөмкин

Россиядә шикәр артык күп җитештерелү аркасында өч предприятиегә ябылу куркынычы яный, алар арасында Нурлат шикәр заводы да бар. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

 

«2020-2021 елгы авыл хуҗалыгы сезонында (ул 2020 елның августыннан 2021 елның июленә кадәр дәвам итә) гомуми куәте 150 мең тоннадан артып киткән заводлар эшли алмаячак», - дип хәбәр итте газетага Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин.

Тулаем алганда, Россиядә өч шикәр заводы (Татарстандагы Нурлат, Башкортстандагы Мәләвез һәм Тула өлкәсендәге Товарковский предприятиеләре) ябылырга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат район Советы утырышында көндәшлеккә сәләтле булмаган шикәр заводына инвесторлар җәлеп итү кирәклеге хакында белдергән иде.

Бүгенге көндә «Нурлат шикәр заводы»  рентабельлелеге түбән предприятие санала. Җиһазларның бик нык тузуы һәм йөкләнешнең аз булуы аркасында биредә җитештерелә торган шикәр комының үзкыйммәте бик югары. Хәзерге вакытта заводта штатны кыскарту процессы бара. Хезмәткәрләрнең бер өлеше башка предприятиеләргә күчәчәк.

Татар-информ

http://arskmedia.ru

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев