Реклама
Шәһәрнең 2нче спорт мәктәбендә шәһәр Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча беренчелек үтте.
Беренчелектә предприятие-оешмалар, уку йортлары катнашты.
⠀
Нәтиҗәләр ничек соң? Беренче урында - "Татнефть" социаль объектлар белән идарә итү. Икенчедә - Яшьләр эшләре, спорт идарәсе.
Өченче урында - "Лениногорскгаз" идарәсе.
⠀
Уку йортлары арасында КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы җиңде. Икенчедә - нефть техникумы, өченчедә - музыка-рәсем педагогика колледжы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз