Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәр җитәкчелеге үткән ел күпме акча эшләгән

Муниципалитетның коррупциягә көрәш бүлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең 2014 елдагы керемнәре турында мәгълүмат пәйда булды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткән елда 2,79 млн. сум акча эшләгән, бу 2013 ел белән чагыштырганда, 490 меңгә күбрәк. Аның милегендә 800 кв.метр җир участогы, 213,2 мәйданлы йорт исәпләнә. Хатынының кереме 232 мең 662 сум тәшкил иткән....

Муниципалитетның коррупциягә көрәш бүлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең 2014 елдагы керемнәре турында мәгълүмат пәйда булды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткән елда 2,79 млн. сум акча эшләгән, бу 2013 ел белән чагыштырганда, 490 меңгә күбрәк. Аның милегендә 800 кв.метр җир участогы, 213,2 мәйданлы йорт исәпләнә. Хатынының кереме 232 мең 662 сум тәшкил иткән.
Урынбасарлары - Надежда Шалдаева 859 мең эшләсә, Гөлфирә Рафикованыкы әз генә артыграк - 862 мең тирәсе.
Лениногорск шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраевның кереме 1 млн. 109 мең тәшкил итә. 800 кв.метр мәйдан җире һәм Renault Sandero Stepway җиңел автомобиле бар. Хатыны белән бергә 415 кв.метрлы йортлары бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков 1,9 млн. акча эшләгән. Улы һәм кызы белән бергә 300,3 метрлы фатирга ия алар. Аның икътисад буенча урынбасары Гөлфия Арсланованың 2014 елдагы табышы 1млн.123 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: доход 2014

2
X