Шәһәребездә әти-әниләр һәм балалар бергәләшеп язны чакырды, хөрмәтләп кышны озаттылар (Фотолар)
Бүгенге ял көнен әти-әниләр һәм балалар бергә бик күңелле һәм файдалы итеп үткәргән.
Ягъни, 12 нче лицейның 1 "Б" сыйныф укучылары, аларның класс җитәкчесе Надежда Ермолаева һәм балаларның әти-әниләре саф һавада рәхәтләнеп күңел ачканнар. Алар Лыжная урамы янындагы урманга барып, язны чакырганнар. кышны хөрмәтләп, рәхмәтләр әйтә-әйтә озатканнар. Төрле уеннарда көч сынашканнар, карачкы да яндырганнар.Соңыннан канатлы дусларга бергәләшеп агачларга оялар да элгәннәр.
- Кошлар инде шатланыр, матур һәм җылы көннәреңне бүләк ит безгә, яз ае, - дип сөенеште балалар.
Рузилә Мавлюдова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев