Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Шәһри Казан" газетасына баш мөхәррир итеп Радик Сабиров билгеләнде

Радик Сабиров 2014 елдан бирле "Идел" журналында баш мөхәррир вазифасын башкарды.

"Шәһри Казан" газетасы коллективына яңа баш мөхәррирне тәкъдим иттеләр. Бүгеннән башлап әлеге вазифаны Радик Сабиров башкарачак. 

"Татмедиа" АҖ Генераль директоры Андрей Кузьмин имзалаган боерык буенча, Радик Сабиров "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире вазифаларына 20 июньнән керешәчәк.

"20 июньнән "Шәһри Казан" газетасы редакциясе "Татмедиа"АҖ филиалы җитәкчесе вазифасына Радик Сабировны кабул итәргә. "Шәһри Казан" газетасы, "Без бергә" газетасы, "Шәһри Казан" электрон периодик басмасы баш мөхәррире вазифаларын Радик Сабировка йөкләргә", диелгән әлеге боерыкта.

Радик Сабиров 1979 елда Аксубай районында туган. КФУны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. Төрле елларда "Безнең спорт" газетасында, "Мәгариф" журналында, "Интертат" сайтында эшләгән. 2014 елдан "Идел" журналында баш мөхәррир вазифасын башкара.
Моңа кадәр "Шәһри Казан" газетасы журналы белән җитәкчелек иткән Гөлнара Сабирова 17 мартта "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире итеп билгеләнде. 2003 елдан бирле "Ватаным Татарстан" баш мөхәррире булган Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китте.
 

Фото: архив/Султан Исхаков
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/20/188396/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев