Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрнең Куйбышев урамы, 48 йортта капиталь ремонт төгәлләнде (фотолар)

Үзәк урамнарның берсе - Чайковский  юлы буенда урнашкан тугыз катлы Куйбышев  урамындагы, 48 нче йортны хәзер бөтенләй дә танырлык түгел.  

Яңа күлмәк кигән диярсең, салават күпере сыман балкый ул. Капиталь ремонттан соң  күзгә күренеп шулай яңарды һәм матурайды әлеге йорт.

-    Быел капиталь ремонт  программасына шәһәрдәге 17 күпфатирлы йорт кертелгән иде, аларның уникесендә ремонт эшләре төгәлләнде, калганнарында да эш тәмамлану алдында тора, - диде район башкарма җитәкчесе Наил Залаков.
   Ул капиталь ремонт тәмамланган һәм барган йортларда булып, эш барышы белән танышты.  
 Куйбышев урамындагы 48нче йорт 32 ел элек төзелгән булган, шул чорда шактый искерергә өлгергән. Дөрес, 2009 елда, “Арго” җәмгыяте үз көче белән аның түбәсен алыштырган. Ә менә зур комплекслы ремонтны бу йортта яшәүчеләр  күптән көткән. 
  Быел капиталь ремонт программасына кертелеп, бик зур эшләр башкарылган:  йортның фасадын, подъездларын яңартканнар, салкын һәм кайнар су, җылылык, электр, канализация системасы алыштырылган.  Шулай ук подъездларның ишегалды ишекләре, тәрәзәләре, почта тартмалары да өр-яңа. Шуңа өстәп, “Арго” җәмгыяте хезмәткәрләре подвалны тәртипкә китергәннәр, һәрбер подъездда  коляска, велосипед куяр өчен менә дигән бүлмәләр дә ясаганнар. Велопарковка өчен дә уңайлы урын тапканнар. 
-    Быел безнең йортта  ремонт була дигәч, шатландык  та, шул ук вакытта  бик курыктык та: ул  ничек булыр, ничек ясарлар, дип борчылдык.  Өч-дүрт айга сузылды: тиз һәм бердәм эшләделәр, - диде шушы йортта дистә елдан артык гомер итүче Татьяна Титова.
-Ремонттан бик канәгать калдык. Подъездыбыз тагын да ямьләнеп китте:  үзе чиста, үзе матур, - диләр шушы йортта яшәүче Сергей һәм Надежда   Евсеевлар.
Ремонт эшләренә ныклап июнь  аенда   керешкәннәр. 250 фатирдан торган бу зур йортка шушы кыска вакыт  эчендә зур ремонт башкарып чыга алуларына, әлеге ремонт өчен җаваплы булган  “Арго” җәмгыяте директоры Рамил Әсәдуллин үзе дә ышанып бетә алмый.


-    Бу йортта сигез йөзгә  якын кеше яши. Аларның һәрберсе белән уртак тел табып, эшебезне җайлы итеп башкардык. Ремонт, әлбәттә, уңайсызлыксыз булмый, төрлесе булгандыр. Бу йортта яшәгән һәрбер кешегә аңлаганнары өчен рәхмәтемне белдерәм,  – ди ул.
Җаны-тәне белән янып йөрүче йорт өчен җаваплы кеше Заһит Зарипов шунда яшәүчеләр исеменнән шатлыгы белән уртаклашты.
-Безнең теләк-тәкъдимнәргә колак салып, эшчеләр иртәдән кичкә кадәр тырыштылар. Хәзер бу матурлыкны күз карасы кебек саклап, карап тору бары үзебездән генә тора, - ди ул. 

текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова


    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев