Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер авылы мәктәбендә «Туган ил нәрсәдән башлана» («С чего начинается Родина») муниципаль конкурсы узган (+фотолар)

Шөгер авылының В. Чкалов исемендәге урта мәктәбендә район авыллары мәктәпләре арасында «Туган ил нәрсәдән башлана» («С чего начинается Родина») муниципаль конкурсы узды.

Анда районның 13 мәктәбеннән 4 нче сыйныфта укучы егет-кызлар катнашкан. 

Ул туган ил турында шигырьләрне яттан сөйләү формасында узган. Россия, Ватан, Туган як турында төрле шигъри әсәрләр яңгыраган.

Конкурсны барлык 4нче сыйныф укучылары башкаруында «Это ты Родина моя, Россия» җыры белән башлаганнар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Шөгер мәктәбе укучысы Ралинә Хәйрова билгеләнгән. 

Призерлар рәтендә — Данир Гыйрфанов (Куакбаш), Марсель Хәкимов (Сугышлы), Ульяна Леонтьева (Федотовка), Азалия Фәтхетдинова (Иске Иштирәк), Ксения Якова (Иске Куак). 

Лауреатлар арасында — Рамазан Бадгутдинов (Урмышлы), Артур Сөләйманов (Яңа Иштирәк), Айлинә Ялалтдинова (Кирлегәч).

Номинантлар булып Лилия Вильданова (Түбән Чыршылы), Наилә Матмусаева (Урдалы), Илназ Галләмов (Керкәле), — Тимофей Саушкин (Яңа Сережкин) билгеләнгән. 

Фото һәм мәгълүматЛениногорск районы Шөгер авылының Чкалов исемендәге мәктәпнең Телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев