Заман сулышы

Студентларны каникулга җибәрәләр

Россиянең фән һәм югары белем бирү министры вуз студентларын 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникулга җибәрү турында боерык бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

 

«Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгына караган һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган, өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтә торган барлык оешмаларга укучыларына 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникул бирүне тәэмин итәргә», диелә боерыкта.

Министрлыкка карамаган оешмалар өчен бу чара киңәш буларак тәкъдим ителә.

Реклама

Әлеге чара илдә коронавирус таралуны булдырмау максатына бәйле.

 

https://tatar-inform

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: