Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Студентларны наркотикларга тикшерергә тәкъдим иттеләр

Химик-токсикологик тикшерүләр каннабиноидлар, опиатлар, кокаин, метадон, барбитуратлар, фенилалкиламиннар, синтетик катиноннарга (һ.б.) үткәреләчәк.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы гомуми һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук югары уку йортларында наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан мәҗбүри профилактик медицина тикшерүләре үткәрергә тәкъдим итә. Шул хактагы проект норматив-хокукый актлар порталында чыкты.

Документта искәртелгәнчә, башлангыч химик-токсикологик тикшерүләр каннабиноидлар, опиатлар, кокаин, метадон, барбитуратлар, фенилалкиламиннар, синтетик катиноннар һәм бензодиазепиннарга үткәреләчәк.

Проект кушымтасында әйтелгәнчә, әгәр профилактик тикшерү уздыра торган табиб-психиатр-нарколог укучының наркотик куллануын ачыкласа, башлангыч химик-токсикологик тикшерүләрнең нәтиҗәләре нинди булуга да карамастан, анализлар химик-токсикологик лабораториягә тапшырылачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189105/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев