Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугыш ветераннарына яңа фатир ачкычлары тапшырылды

Җиңү бәйрәме алдыннан бер төркем сугыш ветераннарына шәһәребезнең Садовая урамы, 8 "Б" йортыннан фатир ачкычлары тапшырып, аларны шатландырдылар. Әнә Яңа Иштирәктән килгән Саҗидә апа Фәрзетдинова бу фатирны бик күптән көткән. - Комиссия килеп авылдагы өйне тикшергәннән соң, тузуы әле тиешле дәрәҗәгә җитмәгән дигән иде, менә көтә торгач, Аллага шөкер, фатирлы...

Җиңү бәйрәме алдыннан бер төркем сугыш ветераннарына шәһәребезнең Садовая урамы, 8 "Б" йортыннан фатир ачкычлары тапшырып, аларны шатландырдылар.


Әнә Яңа Иштирәктән килгән Саҗидә апа Фәрзетдинова бу фатирны бик күптән көткән.
- Комиссия килеп авылдагы өйне тикшергәннән соң, тузуы әле тиешле дәрәҗәгә җитмәгән дигән иде, менә көтә торгач, Аллага шөкер, фатирлы да булдым. Фатир бик матур, якты. Мине зурлаулары өчен хөкүмәткә, район җитәкчеләренә зур рәхмәт, - ди ул.
Саҗидә апа - сугыш ветеранының тол хатыны. Үзе Башкортстан ягыннан, Яңа Иштирәккә килен булып төшкән. Ире Ислам сугышның башыннан ахырына кадәр фашистларга каршы көрәшеп, яудан исән-сау кайткан булган, хәзер мәрхүм инде. 88 нче яше белән баручы Саҗидә апа авырлыклар күреп, 2 яшеннән ятим калып үскән. Озак еллар колхозда эшли. "Безнең әни 75 яшенә кадәр сыер асрады әле", ди улы. Саҗидә апа фатирга күченеп, шунда гомер итәргә уйлап тора. Шулай булсын, уңайлыклары булган өйдә яшәргә алар лаеклы.
Ачкыч тапшыру тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов ветераннарга Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде, озак исән-сау гомер итүләрен теләде. Шулай ук "Ветераннарга-торак" программасы эшләвен дәвам итә, ел ахырына кадәр тагын фатирлар тапшырачакбыз, диде. Бу көнне тантанага килгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов һәм район кураторы - ветеринария һәм фито-санитар күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов ветераннар һәм аларның тол калган хатыннарына котлау һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Өч катлы, ике подъездлы йортның кызыл тасмасы киселгәч, 22 ветеран балалары һәм оныклары янәшәсендә фатир эченә үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квартира