Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табиб битлек киеп йөрүнең нинди инфекцияләрдән саклаганын әйтте

Кызамык, дифтерия һәм коклюш, кискен респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны кимегән

Ковидка каршы профилактика чаралары, шул исәптән битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау Россия халкын башка инфекцияләрдән дә саклаган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова әйтте.

«Битлек киеп йөрү, сак булу, социаль дистанция саклау безнең төрле инфекцияләрдән саклады», — дип сөйләде Анна Попова «Россия 24» телеканалы эфирында.

Ул кызамык, дифтерия һәм коклюш, кискен респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны кимү күзәтелүен әйтте. Шулай ук, кулларны еш юу аркасында кискен эчәк инфекцияләре белән авыру да сизелерлек кимегән.

«Быел без бар көчне куеп, полиомиелиттан һәм кызылча авыруларыннан ирекле ил дигән статусны саклап кала алдык», — диде Анна Попова.  

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев