Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ташламалы ипотека программасы 2024 елдан соң озайтылырга мөмкин

Ташламалы ипотека программасы 2024 елдан соң озайтылырга мөмкин, аның механизмнары гына үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.

 

«Ташламалы ипотека буенча теләсә кайсы очракта 2024 елда ипотеканы озайтабыз. Без ипотека буенча яңа механизмнар, бәлки карарлар тәкъдим итәчәкбез», — диде Хөснуллин.

Дүшәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка март ахырына кадәр 2021-2024 елларда ташламалы ипотеканы гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде. Аерым алганда, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен процент ставкасы кимергә мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев