Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар атлары сынатмый

Югары Каран авылындагы татар атлары төрле җирләрдә, Сабантуйларда катнашып, үзләренең чыдам, җиңелмәс булуын исбатлый.

 


Күптән түгел Яр Чаллы Сабан туендагы ат чабышларында катнаштылар. Әйтергә кирәк, бу шәһәрдә беренче ярышлары иде. Чабышлар озаккарак та сузыла, тәҗрибәле чабыш атлары көндәшләрен артта калдырып, узып китә. Татар токымлы атларда катнашучы кыз-егетләр барыбер сынатмый.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Ахра кушаматлы аты белән Регина Зарипова ала, өченче урынны Айташ аты белән Камилә Нәбиуллина яулый.

Хәзер татар атлары Мөслимдә, 3 июльдә булачак Федераль Сабантуйга әзерләнә.

 

 

 

 

фотолар: https://vk.com/koni_almakai?w=wall-76095903_2418

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев