Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенә 1,4 млрд сум акча җәлеп итте

Татарстанда балалар сәламәтлек саклавын үстерүгә 1,4 миллиард сумга якын акча җәлеп ителде. Әлеге сумманың 780 миллион сумы — федераль, 600 миллионы төбәк бюджетыннан бүленде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Бу акчаларга Казанда балаларны дәвалый торган онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзеләчәк. Шулай ук балалар сырхауханәләре төзекләндереләчәк һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Бюджет акчалары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында, «Татарстан Республикасында, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлек саклавын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.

Татарстанның 38 балалар сырхауханәсенә 229 берәмлек җиһаз кайтарылачак. Моңа барлыгы 250 миллионнан сумнан артык акча тотылачак. Бүгенге көндә 24 миллион сумга өч җиһаз сатып алынган.

Моннан тыш, 32 сырхауханәне төзекләндерү планлаштырыла. Бу эшләргә якынча 67 миллион сум китәчәк. Сырхауханәләрнең яртысында ремонт эшләре башланган инде. 

Илкүләм проект буенча, быел Казан дәүләт медицина университетында перинатология, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә 60 белгеч укытып чыгарылган.

 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев