Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан флагына - 30 ел

Бүген Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.

Соңгы өч дистә елда республиканың гамәлдәге флагы һәм гербы Татарстан белән нык ассоциацияләнә башлады, илнең социаль-икътисади һәм мәдәни тормышында аның әйдәп баручы роле зур. Әмма яшел-ак-кызыл триколор Татарстанның беренче флагы түгел. Бу хакта "Татар-информ" яза. 

Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее экспозициясендә Октябрь революциясе чорыннан башлап, ТАССР төзелгәч, Дәүләт символының этаплап эволюциясе тәкъдим ителә.

«Казан губерниясе тарихында безнең төбәк үзенең аерым флагын белми иде, ул юк иде, моның урынына илнең гомуми империя гербы кулланылган. Беренче флаг монда Совет чорында ук барлыкка килә, аны 1923 елда Татар Совет Социалистик Республикасы флагы буларак раслыйлар, - ди музей хезмәткәре Кадрия Бәдретдинова.

Республика флагының киләсе инкарнациясе Сталин чорында ук барлыкка килде. Әлеге карар 1937 елда, яңартылган "Сталин" Конституциясе расланганнан соң, үз көченә керә. Гарәп хәрефләрен биредә рус һәм латин хәрефләренә алмаштырганнар, ә югарыда «РСФСР» дигән язу барлыкка килгән.

"Аннары республика флагын яңарту Сталин вафатыннан соң, 1954 елда була. Сулдан Кызыл полотнада зәңгәр полоса барлыкка килде, өстә урак һәм чүкеч өстәделәр, ә латин атамаларын ТАССРның бердәм язуы белән алыштырдылар», — дип сөйләде Бәдретдинова.

Төрле вариантлардан соң, Татарстан Югары Советы 1991 елның 29 ноябрендә өч төсне  раслады: яшел өстән, кызыл аскы өлештә  һәм полотна уртасында  ак полоса. Расланган вариантның авторы -Татарстанның халык рәссамы,ТР Дәүләт премиясе лауреаты, хәзер мәрхүм Тавил Хаҗиәхмәтов.

Республика байрагының яшел төсе язны, яңарышны символлаштыра, ак төс — пакълык төсе, ә кызыл — өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы.

https://www.tatar-inform.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X