Татарстан халкы 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны сайлый ала
Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан халкы 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны сайлый ала
14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше gorodsreda.tatar.ru сайтында тавыш бирә ала, шулай ук Татарстан халкы «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын да сайлый ала.
Сораштыруга Татарстанның барлык 45 район һәм муниципалителарның иҗтимагый киңлекләре кертелгән. Һәр районда яки шәһәрдә һәркем бер генә тавыш калдыра ала.
Сораштыруда Татарстандагы 3087 ишегалды катнаша. Лидерларны сайлаганда, әлеге ишегаллары янындагы күп фатирлы йортларда яшәүче кешеләр саны да исәпкә алыначак.
#ПаркиДворыРТ2023 #ПаркиТатарстана #Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев