2020 елда Кытайга бройлер чебиләре субпродуктлары җибәрә башлаганнар.
Элегрәк хәләл товар Казахстан һәм Азәрбайҗанга гына экспортка җибәрелә иде, 2020 елда Кытайга бройлер чебиләре субпродуктлары озатыла башлаган.«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ быел 95,5 млн сумлык 864,2 мең килограммнан артык продукцияне экспортка җибәргән. Экспорт төркемендә ихтыяҗ иң югары булган продукция — ул тавык тәпиләре, алар Кытай сатып алучылары өчен аеруча актуаль,- дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы Һәм азык- төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Нет комментариев