Заман сулышы

Татарстан мәчетләрендә, шул исәптән безнең мәчеттә дә татар телен өйрәнү буенча курслар эшли башлаячак

15 октябрьдән Татарстанның 16 шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Курслар 20 мәйданчыкта була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Башкалада курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин.

Дәресләр атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы ярты елны тәшкил итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк.

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла.

Курсларга барлык теләүчеләр чакырыла. Татар теле курслары бушлай. Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла. Курсларда белем алу өчен 15 октябрьгә язылырга мөмкин.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194972/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: