Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан National Geographic Traveler премиясенә лаек булды

«Россия гастрономия туризмы» категориясендә тавыш бирүчеләрнең 40 проценты Татарстанны хуплады.

Мәскәүдә National Geographic Traveler Awards 2018 премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр. «Россия гастрономия туризмы» номинациясендә Татарстан Республикасына тиңнәр булмады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте җитәкчесе Оксана Аганина хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисенә мәртәбәле бүләкне күренекле шеф-повар һәм кулинар программалар алып баручы Константин Ивлев тапшырды», - диде ул агентлыкка.

Ачык онлайн-тавыш бирү 22 июньнән 5 октябрьгә кадәр үткәрелде. «Россия гастрономия туризмы» категориясендә тавыш бирүчеләрнең 40 проценты Татарстанны хуплады. Әлеге номинациядә Россиянең алты төбәге җиңүгә дәгъва кылды.

2016 елда Татарстан «Елның иң яхшы туристлык юнәлеше» номинациясендә National Geographic Traveler Awards премиясенә лаек булган иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/22/175700/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев