Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Президенты татар посткроссингы сервисында теркәлде

Рөстәм Миңнеханов открыткаларны Ереванга, Актүбәгә һәм Казанга җибәрде.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Миллиард.Татар» сайты һәм «Хатлар йорты» сервисының бердәм проекты булган һәм бөтен дөнья буенча креатив кәгазь открыткалар белән алмашу өчен булдырылган татар посткроссингы платформасында теркәлде.

Республика җитәкчесе «Татмедиа» әдәби кафесындагы стендтан өч открытка сайлап алды һәм хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт открыткаларны өч адрес буенча җибәрергә тәкъдим итте — Ереванга, Актүбәгә һәм Казанга.

ТР Президенты юлламаларын адресатлар почта аша алачак. Хәзер һәр сервис кулланучысы үз хатын шәхси республика җитәкчесенә җибәрә ала.

https://www.tatar-inform.ru/news/minnixanov-zaregistrirovalsya-na-servise-tatarskogo-postkrossinga-milliardtatar-5822068

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев