Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Чәршәмбе көнне, 22 майда, көндез һава торышы начарлану көтелә.

Алдагы тәүлектә Татарстанда көчле җил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«22 майда көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин», – диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә республика халкын һәм кунакларны көчле җил җитди куркыныч тудырырга мөмкин, дип искәрттеләр. Көчле җил вакытында бик кирәк булмаганда өйдән чыкмаска киңәш ителә. Урамда йорт диварларыннан, юл билгеләреннән, элмә такталардан һәм зур агачлардан ераграк торырга кирәк. Электр тапшыру линияләре астында булу үлем куркынычы тудырырга мөмкин.

Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә баруны кичектерү сорала. Сәфәр алдыннан автомобильнең техник торышын тикшерергә, ә трассада хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, кискен маневрлардан саклану киңәш ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186670/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев