Республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр явачак.
Иртәгә, 28 июльдә, урыны белән Татарстан территориясендә көндез һәм кичен яшенле яңгыр явачак. Бу хакта республика синоптиклары хәбәр итә.
Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, боз яварга да мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә.
Татар-информ
фото: pixabay.com
Нет комментариев