Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан студотрядлары гуманитар миссия үтәп Донбасстан кайтты

Быелгы җәйдә Татарстан республикасы студент отрядларының ике вәкиле Луганск һәм Донецк халык республикалары территориясендә Россия студент отрядлары оештырган гуманитар миссиягә кушылды.


15 августтан Луганскида Россия студентлар отрядларының гуманитар миссиясенең икенче этабы узды. Анда Россия федерациясенең 22 төбәгеннән 31 студент катнашты. 21 көн дәвамында яшьләр өч төп юнәлеш буенча эшләделәр.

Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары  балалар һәм яшьләр хәрәкәтен үстерү үзәге биналарын косметик ремонтка әзерләргә булышты. Студентлар иске төзелеш материалларын чистарттылар. Мәктәп-интернаттагы балалар мәйданчыгында яңа уку елына турникларны, качельләрне буяп, комлыкны тәртипкә китерделәр.

Иң җаваплы эш медицина отрядларына бирелде: алар берничә реанимация бүлегендә Луган республика клиник хастаханәсендә кече һәм урта медицина персоналы булып эшләделәр. Миссиянең бер көнендә волонтерлар кан бирү акциясендә катнаштылар.

Балалар ялын оештыру белән педагогик отрядлар шөгыльләнде. Әйдаманнар балалар өчен көн саен балалар мәйданчыгында актив уеннар үткәрделәр, оригами ясадылар,  һәм теләге булганнарны музыка уен коралларында уйнарга өйрәттеләр. Ике тапкыр интернатка чыгып, начар күрүче һәм ишетүче балалар өчен дәресләр үткәргәннәр. Белем көнендә балалар мәктәп линейкаларында катнаштылар, шулай ук студентлар отрядлары вәкилләре белән очраштылар.

пресс-служба Республиканского штаба

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев