Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан урманнарында 6 гөмбәче адашкан, лениногорскилыларга сак булу комачау итми

Адашкан өч гөмбәче шимбә төнен урманда үткәргән. Шимбә көнне Татарстан территориясендәге урманнарда алты кеше адашкан дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 8 октябрьдә иртәнге 7 тирәсендә республиканың Зәй районы Сармаш-Баш авылыннан ерак түгел урманнан 46, 56 һәм 58 яшьлек ир-атлар үзләре...

Адашкан өч гөмбәче шимбә төнен урманда үткәргән.


Шимбә көнне Татарстан территориясендәге урманнарда алты кеше адашкан дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

8 октябрьдә иртәнге 7 тирәсендә республиканың Зәй районы Сармаш-Баш авылыннан ерак түгел урманнан 46, 56 һәм 58 яшьлек ир-атлар үзләре чыккан. Җомга, 7 октябрьдә алар иртәнге 9 тирәсендә гөмбәгә киткәннәр һәм адашканнар. Соңгы тапкыр кичке 6да элемтәгә чыкканнар.

Кичә көндезге 1дә Әлмәт районы Кече Шуган бистәсеннән ерак түгел урманда коткаручылар гөмбә җыйганда адашкан 73 яшьлек хатын-кызны тапкан, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Шимбә кич Татарстанның Тукай районында "Түбән Кама" паркында «Дизелист» бакчачылык ширкәте янында урманчылар адашкан 32 һәм 57 яшьлек хатын-кызларны тапкан. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөмбәче