Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан ЮХИДИлары арасында да талантлар бар (видео)

Интернетта пәйда булган әлеге видео тиз ара эчендә популярлык казанды. Әлмәтнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре "чыгышын" мактаучылар да, яманлаучылар да, "Хәзер эштән куылырлар инде", - дип борчылучылар да җитәрлек булды. - Нишләп әле аларны җәзага тартырга? Җырлаган вакытта юл йөрү кагыйдәсен бозмыйлар: куркынычсызлык каешын эләктергәннәр, тизлек арттырмыйлар, юлны күзәтеп баралар, -...

Интернетта пәйда булган әлеге видео тиз ара эчендә популярлык казанды. Әлмәтнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре "чыгышын" мактаучылар да, яманлаучылар да, "Хәзер эштән куылырлар инде", - дип борчылучылар да җитәрлек булды.
- Нишләп әле аларны җәзага тартырга? Җырлаган вакытта юл йөрү кагыйдәсен бозмыйлар: куркынычсызлык каешын эләктергәннәр, тизлек арттырмыйлар, юлны күзәтеп баралар, - дип җавап биргән Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. - Әлеге роликны карадым, миңа ошады. Яхшы җырлаганнарын яратам. Ә алар, дөрестән дә, яхшы җырлады. Рәхәтләнеп көлдем дә, әлбәттә. Артистлык сәләтләре бар егетләрдә. Аларга сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк.
- Юл йөрү кагыйдәсе буенча бер кулны рульдән ычкындыру тыелмый, - ди Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстандагы җитәкчесе Рамил Хәйруллин. - Миңа клип бик ошады - яхшы, күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ