Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан юлында ике машина катнашындагы авариядә ике кеше үлгән, берсе - хастаханәдә

Татарстан юлында җиңел һәм йөк автомобильләре катнашындагы авариядә әнисе һәм улы һәлак булган, тагын бер малайны хастаханәгә озатканнар.

 

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Алексеевск районы трассасында 14нче модельле «Лада» автомобилен «иярләгән» 39 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина тимер өеменә әверелгән.

«Лада» автомобилендә, хатын-кыздан тыш, аның 9 һәм 10 яшьлек уллары да булган. 9 яшьлек малай әнисе белән шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче малайны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар. 

  Авариянең нечкәлекләре тикшерелә.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X