Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан ЗАГСында спиртлы эчемлекләр эчүне, чәчәк таҗлары һәм акча ыргытуны тыйганнар

Никахлашу сараенда янында сигнал бирергә ярамый, ә кунаклар саны илледән артмаска тиеш.

Түбән Кама ЗАГСында спиртлы эчемлекләр эчүне һәм пиротехника куллануны тыйганнар. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Никахлашу сараенда яшьләр һәм кунакларга кагылышлы кайбер кагыйдәләрне үзгәртүче яңа карарны район башкарма комитеты чыгарган.

ЗАГС бинасында һәм аның янындагы мәйданда спиртлы эчемлекләр эчү һәм барлык төр пиротехника куллану тыела. Шул исәптән, бенгаль утлары һәм хлопушкалар да.

Шулай ук ярма, чәчәк таҗлары, конфетлар, конфетти һәм акчалар ыргытырга ярамый, автомобильдән сигнал бирү тыела.

Моннан тыш, никахны теркәү тантанасына чакырылган кунаклар саны илледән артмаска тиеш. 
 

Фото:https://pixabay.com/

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев