Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 1,5 айлык кызын өстәлгә бәреп үтерүдә шикләнелгән атаны хөкем итәчәкләр

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата җинаять эшен карауны тәмамлады. Ул үзенең 1,5 айлык сабыен кыргыйларча - башы белән өстәлгә бәреп үтерүдә гаепләнә. Тикшерүдә күрсәтелгәнчә, 2015 елның 20 маенда Лабенский, Казанда күршесенә кунакка керә. Хәйран гына эчеп утырып исергәннән соң, Антон бергә яшәүче хатынын һәм хатын...

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата җинаять эшен карауны тәмамлады. Ул үзенең 1,5 айлык сабыен кыргыйларча - башы белән өстәлгә бәреп үтерүдә гаепләнә.
Тикшерүдә күрсәтелгәнчә, 2015 елның 20 маенда Лабенский, Казанда күршесенә кунакка керә. Хәйран гына эчеп утырып исергәннән соң, Антон бергә яшәүче хатынын һәм хатын кулындагы кечкенә сабыйны кыйный башлый. Ул гына җитми, ир-ат кулына табуретка алып, берничә тапкыр шуның белән балага суга.
Күршесе аны тартып алып араларга маташса да, Лабенский котыруын дәвам итә генә: кызын хатыны кулыннан тартып алып, аякларыннан тоткан килеш башы белән өстәлгә китереп бәрә дә идәнгә ташлый. Сабыйның еламый башлавын ишетеп, бу ерткыч үзе үк ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Тик табиблар сабыйның гомерен саклап кала алмый. Бер гаебе булмаган бала берничә көннән хастаханәдә вафат була.
Антон Лабенский үзенең гаебен тулысынча таныган. Хәзер әлеге ерткычка карата судның нинди хөкем чыгарасын көтәсе генә кала.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отец убил собственную дочь осужденный

2
X