Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 15 яшьлек бала югалган

Казанда 15 яшьлек кыз бала югалган. Аны соңгы тапкыр Жилплощадка тирәсендә күргәннәр. Бу турыда "Татар-информ"га Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

"15 яшьлек кыз бала 17 июньдә төш вакыты тирәсендә дус кызы белән аерылышкан. Алар Жилплощадка микрорайонында булган. Шуннан соң бу кызны күрүче юк. Яшүсмернең әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать итте", - дип сөйләделәр полициядә.

Кайсыбер мәгълүматлар буенча, югалган кыз иптәшенә су коенырга барырга җыенуын әйткән. Ләкин бу мәгълүмат расланмаган.

Хәзер хокук саклау органнары баланы эзләү буенча оператив чаралар башкара.

 Фото: пиксабай    

Тулырак:http://https://matbugat.ru/news/?id=25648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев