Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.

 

Татарстанда, пенсиягә федераль социаль өстәмә акчаны билгеләү өчен, пенсионерларның яшәү минимумы күләме 2019 елга 8232 сум итеп расланды. Татарстан Дәүләт Советының 41нче утырышындашул хакта закон кабул ителде.

Бу мәсьәлә буенча Татарстанның икътисад министры Фәрит Абдулганиев чыгыш ясады. Ул, 2010 елдан башлап, Россия Федерация субъектларының ел саен 1 ноябрьгә кадәр, киләсе елга пенсиягә федераль социаль өстәмә акча күләмен билгеләү өчен, пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләүче закон кабул итүен искәртте.

Министр әйтүенчә, 2019 елга Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы итеп билгеләнгән акча фаразланганнан  суммадан 10,8 процентка артык. Россиядә 2019 елда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8586 сум булыр дип фаразлана, диде ул.

Шәхси эшмәкәр булып эшләгән һәм Россия Федерациясе Пенсия фондына акча керткән пенсионерлар пенсиясенә федераль социаль өстәмә акча ала алачак. Шулай ук, авыл җирлегендә түбән хезмәт хакына эшләгән һәм аз түләнә торган эшчәнлек өлкәләрендә эшләгән кешеләргә, хезмәт хакы турында архив белешмәләре булмаучылар өчен каралган. Иминиятләштерелгән затларның шәхси хисапларында иминият взнослары булмаган пенсионерлар да социаль акчага өмет итә ала. Бу - эш дәверендә «конверт»та хезмәт хакы алучылар.

Татарстанда 1 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 73 меңгә якын пенсионер пенсиясенә федераль социаль акчаны  ала, бу гомуми санның 6,4 проценты. Аның уртача күләме аена 1648 сум тәшкил итә.

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев